Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Яшел дөнья - безнең игелекле йортыбыз»

20 май көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 14 нче коррекция мәктәбе укучылары өчен «Яшел дөнья - безнең игелекле йортыбыз» исемле виртуаль экскурсия үткәрделәр. Чара башында «Табигать дөньясына китап аша» дигән эко-күзәтү үткәрелде, анда балалар табигать турындагы китаплар белән таныштылар. Чара барышында балаларга гаҗәеп табигать дөньясы, туган якның матурлыгы һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш турында сөйләделәр. Бөҗәкләрнең, кошларның, җир-су хайваннарының, агачларның һәм чәчәкләрнең исемнәрен искә төшерделәр, урман табышмакларына, викторина сорауларына бердәм җавап бирделәр. Электрон презентация ярдәмендә балалар китапханәче белән бергә урманга сәяхәт ясадылар, «Кеше урман хуҗасы түгел, ә кунак булырга тиеш» дигән гыйбарәне исбатлап, урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерделәр. «Агачны тап», «Хайванны ата», «Кошлар тавышлары» уеннарында бик теләп катнаштылар. Балалар бик күп яңалыклар белделәр һәм урманнарның байлыгын һәм матурлыгын сакларга тиешлегенә тагын бер кат инандылар.