Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Кояш нуры»

19 май көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә җирле шагыйрә Алия Әнәс кызы Гобәйдуллина белән «Кояш нуры» исемле иҗади очрашу узды. Очрашуга 6 нчы мәктәпнең 3Б сыйныф укучылары чакырылган иде. Чара барышында балалар шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты турында белделәр, авторның шигырьләрен тыңладылар, үзләре сөйләделәр. Алия Әнәс кызы балаларны үзенең «Болытлар уйныйлар» китабы белән таныштырды һәм аның ничек дөньяга килүе турында сөйләде. Шулай ук балалар үзләрен «Без уйныйбыз – рифманы сайлыйбыз» уенында шагыйрьләр ролендә сынап карадылар.

Балалар актив рәвештә кунакка сораулар бирделәр, шулай ук китапханә һәм уку турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу ахырында шагыйрә балаларга автографлы китапларын бүләк итте.