Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Чын талант һәрвакыт тыйнак»

19 май көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында, 6 нчы урта мәктәпнең 5А сыйныф укучылары өчен «Чын талант һәрвакыт тыйнак» (рус балалар язучысы Е. Я. Ильинаның 120 еллыгына) әдәби сәгать үткәрделәр.

Елена Ильина - танылган язучы Самуил Маршакның апасы. Төрле яшьтәге балалар өчен бик күп хикәяләр язды. Язучы хәтта кечкенә укучылар белән дә җитди сөйләшүгә омтылды. Ул аларны вакыйгалар һәм әйләнә-тирә мохит күренешләре белән кызыксындырырга тырышты.

Чара барышында балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, «Дүртенче биеклек» китабы белән таныштылар, китаптан өзекләр укыдылар. Бу китап Елена Ильина балачагында белгән кызга багышланган иде. Гуля Королева турында, аның Бөек Ватан сугышы елларында фронттагы батырлыклары турында. Чара ахырында балалар «Дүртенче биеклек» хикәясе буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.