Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Мин тылсымчы түгел, мин бары укыйм»

18 май көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында 4 нче мәктәпнең 3Б сыйныф укучылары өчен Е. Л. Шварцның «Мин тылсымчы түгел, мин бары укыйм» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Евгений Львович Шварцны күпләр күренекле драматург буларак белә, аның пьесалары һәм сценарийлары буенча барысы яраткан спектакльләр һәм фильмнар да булдырылган. Чара барышында балалар Е.Л. Шварцның биографиясе белән таныштылар. Е.Шварц әкиятләре дөньясы үзенчәлекле, төрле, аларда без Кызыл Калфак, Кар королевасы һәм билгесез геройларны күрәбез. Е.Шварцның күп кенә әкиятләре экранлаштырылган. Чара ахырында балалар «Сказке о потерянном времени» әкияте буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, ә шул исемдәге фильмның фрагментын карагач, алар әсәрдән аермаларны бик җиңел билгеләделәр.