«Кеше хокукларын яклаучы, физик - А.Д. Сахаров»
17 май көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 6 нчы мәктәпнең 7А сыйныф укучылары өчен «Кеше хокукларын яклаучы, физик - А.Д. Сахаров» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балалар Сахаров биографиясе, аның фәнни эшчәнлеге, сәяси эше, бүләкләре һәм казанышлары белән таныштылар. Академик тормышыннан кызыклы фактлар китерелде, мәсәлән, ул беренче совет водород бомбасын булдыручыларның берсе. Чара ахырында Сахаровка багышланган шигырьләр укылды.