«Иң яхшы мәдәни команда»
14 май көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында, 2 нче урта мәктәбенең 2 б сыйныфында «Иң яхшы мәдәни команда» дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрделәр.
Чара китапханәнең актив укучыларын бүләкләү белән башланып китте. Аннан соң балалар «Татарстан язучылары», «Туган як белгечләре» әдәби викториналарында катнаштылар, «Лениногорск минем күңелемдә» җыентыгыннан шигырьләр укыдылар. Чара ахырында барлык укучылар да «Самому умному», «Самому творческому», «Самому активному», «Самому стильному», «Самому классному», «Самому весёлому» һ. б. медальләр белән бүләкләнде.