Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Маҗаралар җилкәнен күтәрергә»

14 май көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 6 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Маҗаралар җилкәнен күтәрергә» дип исемләнгән библиоуен үткәрделәр. Балалар «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән таныштылар. Соңыннан балалар өчен уен-викторина үткәрелде, ул берничә турдан торды. Бу чарада балалар күңелле рух, кискенлек, тапкырлык һәм хезмәттәшлек атмосферасына чумдылар. Алар «Без нинди әкияттән?», «Әдәби әйләндергечләр», «Акыл агачы», «Әдәби мозаика». «Әкият киеме» һәм «Тылсымлы аяк киеме» конкурслары балаларда зур кызыксыну уятты. Китапханәче «Китап - балаларның иң яхшы дусты» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Шулай ук балалар үзләренең яраткан әкиятләре һәм әкият геройлары турында сөйләделәр. Уенда катнашучылар китап яратуларын һәм аның белән дус булуларын исбатладылар. Соңыннан балаларга «Три поросёнка» дигән курчак спектакле күрсәтелде. Балалар тамашадан бик канәгать калдылар.