Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Нәрсә өчен гаилә кирәк»

14 май көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5 нче мәктәпнең 2Б сыйныф укучылары өчен Халыкара гаилә көненә багышланган «Нәрсә өчен гаилә кирәк» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрделәр. Укучылар бәйрәмнең тарихы, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар, «Халык зирәклеге әйтә», «Мин сиңа кем?» конкурсларында катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.

Балалар зур теләк белән «Иң якын һәм туган кеше» дигән китап күргәзмәсе, «15 май – Халыкара гаилә көне» презентациясе белән таныштылар, Н. Саконскаяның «Әни турында сөйләшү», И. Мазнинның «Гади сүз», Г. Лебедеваның «Әни көне» һ. б. шигырьләрне укыдылар.