«Минем караш»
30 апрель көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен «Минем караш» дип исемләнгән хокукый уен үткәрделәр. Чараның максаты: формаль булмаган, уен шартларында яшүсмерләрнең хокуклары һәм бурычлары турында белемнәрне ныгыту, хокукый культура формалаштыру, актив тормыш позициясе тәрбияләү. Балалар «Кеше хокуклары», «Бу рөхсәт ителә, бу тыела», «Китап геройлары һәм җыр геройлары да хокуклы» уеннарында катнаштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Бу чара бушка узмады, һәм балалар алган мәгълүматка җитди карадылар, аларның тормышлары бары тик үзләренә генә бәйле булуын истә калдырдылар.