Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Күптән үткән сугыш геройлары»

29 апрель көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 6 нчы мәктәпнең 3А һәм 6А сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Күптән үткән сугыш геройлары» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Балалар «Сугыш. Җиңү. Хәтер» дигән китап күргәзмәсе белән, «Бөек Ватан сугышы» дип аталган презентация белән бик теләп таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, Г. Черкашинның «Курчак», В. Воскобойниковның «Василий Васильевич», С. Алексеевның «Ленинградны саклау турында хикәяләр», Ю. Яковлевның «Кайда батарея торган» һ. б. әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Чара Д.Тухманов һәм В. Харитоновның «Җиңү көне» җырын тыңлау белән тәмамланды.