Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Г.Тукай әкиятләре иленә сәяхәт»

Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә Тукай көннәрен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан 32 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Г.Тукай әкиятләре иленә сәяхәт» дип исемләнгән уен үткәрелде. Балаларга шагыйрьнең тормышы турында сөйләделәр, Г.Тукай әкиятләре буенча әдәби викторина үткәрделәр. Сәяхәт вакытында балалар Су анасы белән бергә төрле биремнәр үтәделәр: «Су Анасы» әкиятенең сюжетын сүттеләр, «Путаница» уены уйнадылар, предметларны әкияткә «кайтардылар». Шүрәленең хәйләкәр хәйләләренә эләкмәс өчен, балалар аның турында белгәннәрен искә төшерделәр, ә соңыннан әкияттән өзек укыдылар. Әлеге чарага «Габдулла Тукайның әкият дөньясы »дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында балалар «Кәҗә һәм тәкә турында әкият» дигән мультфильм карадылар.