«Хуш киләсең, Нәүрүз!»
23 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе кысаларында 2 нче урта мәктәпнең 4 «Б» сыйныф укучылары белән «Хуш киләсең, Нәүрүз!» фольклор бәйрәме үткәрделәр. Нәүрүзбикә, Убырлы карчык, Кыш геройлары белән театральләштерелгән тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Балалар өчен төрле уеннар һәм ярышлар оештырылды: «Аркан тарту», «Түбәтәй», «Чана белән уен», «Йомырканы кашыкка салып йөгерү», «Чүлмәк вату» һ. б. Бу бәйрәмнең иң истә калырлык мизгеле - Кыш белән Нәүрүзбикә арасында ярыш. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, биеделәр, күңел ачтылар, яз килүгә шатландылар.