Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Юрий Кушак-бәхәссез талант

Ел саен язгы чорда бөтен Россия буенча Балалар китабы атналыгы үткәрелә. Бу көннәрдә китапханәләрдә китапка, язучылар һәм шагыйрьләр белән танышуга багышланган кызыклы чаралар уза. Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә узган бүгенге чара да балалар язучысы Юрий Наумович Кушакка багышланган иде. Кунаклар 4 нче балалар бакчасы балалары булды, алар күренекле язучы тормышы, аның иҗаты турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар Юрий Кушакның «Подарок», «Почтовая история», «Если незнайка стоит у штурвала», «Покупал баран баранки», «Игра в солдатики», «Хозяин двора», «Плюшевый пес», «Похож на бабочку медведь», «Почему», «Синица и кошка», «Мяу»  һәм башка  шигырьләрен  тыңладылар. Балалар бергәләп тиз әйтемнәр кабатладылар, язучының китаплары буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, Юрий Кушакның күңелле табышмакларына җавап бирделәр. Юрий Кушакның шигырьләре барлык балалар өчен дә яхшы дуслар булыр дип өметләнәсе килә.