Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Татарстанда бердәм гаиләдә яшибез»

11 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татарстанда бердәм гаиләдә яшибез» дип исемләнгән фольклор бәйрәме узды. Бәйрәмгә 6 нчы мәктәпнең 3А сыйныфы укучылары, кунаклар-чуаш, мордва һәм үзбәк халыклары вәкилләре чакырылган иде. Чара башында балалар бер-берсен төрле телләрдә сәламләделәр. Китапханәче Татарстан Республикасында озак еллар дәвамында төрле милләт халыклары: рус, татар, чуаш, мордвалар һәм башка бик күп халыклар тыгыз яши, дип сөйләде. Аларның мәдәнияте төрле һәм бай, аларда халык иҗаты, гореф-гадәтләре, халык бәйрәмнәре чагылыш таба. Балалар бик теләп халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, милли уеннар белән таныштылар: «Алтын капка» (рус халык уены), «Кошны ашат» (чуаш халык уены), «Тимербай» (татар халык уены). Чуаш һәм мордва милләтләре вәкилләре үзләренең туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар. Ә Пинёзова Шаира үзбәк биюе белән сөендерде. Мондый чаралар балаларга янәшәбездә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында белергә һәм алар арасында дуслыкны ныгытырга ярдәм итә.