Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Серле пәрәвез: интернет ресурслары»

Интернет инде күптән заман кешесенең алыштыргысыз ярдәмчесе булды. Бөтендөнья челтәре яңа белемнәр өчен менә дигән чыганак булып тора, укуда да, ялда да булыша. Интернет челтәреннән файдаланып, үз компьютерыңа, үзеңә һәм гаиләңә ничек зыян китермәскә 14 нче коррекция мәктәбе укучылары белде. Алар өчен 10 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Серле пәрәвез: интернет ресурслары» дигән медиа сәгать үткәрделәр. Анда балалар «Интернет» төшенчәсе белән таныштылар, интернетта нәрсә эшләргә ярамавы, ә нәрсәне саклык белән эшләргә кирәклеге турында белделәр, әлеге тема буенча кроссворд чиштеләр. Шулай ук «Челтәр этикеты кагыйдәләре» дигән видеоролик карадылар.