Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Масленицаны каршы алабыз, кышны озатабыз»

10 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» акциясе кысаларында 11 нче гимназиянең 5А һәм 5Б сыйныф укучылары өчен «Масленицаны каршы алабыз, кышны озатабыз» дип исемләнгән фольклор сәгать үткәрделәр. Чараның максаты: балаларны кышны озату, Масленицаны бәйрәм итүнең халык традицияләре белән таныштыру, рус халык бәйрәмнәре тарихына кызыксыну уяту, туган илгә, аның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларга «Масленица каян килде» дигән презентация фонында Масленица бәйрәме тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм уеннар турында сөйләделәр.

Балалар «Широкая масленица» китап күргәзмәсе белән таныштылар, А.С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов әсәрләреннән өзекләр тыңладылар, анда Масленица бәйрәме тасвирлана. А.П. Чеховның «Глупый француз» хикәясе аеруча ошады. Балалар Масленицаны бәйрәм итүдә үзләренең ничек катнашулары, заманча бәйрәмнең борынгы бәйрәмнән нәрсә белән аерылуы турында сөйләделәр.