Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Март аенда иң яхшы көн бар»

5 март көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче мәктәпнең 1Б һәм 3Б сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Март аенда иң яхшы көн бар» дип исемләнгән конкурс-күңел ачу программасы үткәрделәр. Чара барышында китапханәчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар һәм барлык катнашучыларны котладылар. Малайлар такмаклар, кызлар әниләр турында җыр җырладылар. Зиатдинова Алинә «Мин әниемне үпкәләттем» шигырен, Якупова Диана «Әби» шигырен укыды. Шарапов Артур музыкаль котлау әзерләде һәм баянда «Сандугач» татар халык көен башкарды. Әлеге чарага китапханәдә «8 Март-үзенчәлекле көн» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Конкурс өлеше «Котлау перекличкасы», «Борщны пешер», «Шәфкать туташы», «Минем әни - рәссам» уеннарыннан, «Иң-иң яхшысы» викторинасыннан торды.