Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Күңелле котовасия»

1 март көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, «Муравейник» клубы эше кысаларында, 6нчы мәктәп укучылары өчен, Россиядә мәчеләр көненә багышланган «Күңелле котовасия» викторина элементлары белән әңгәмә-уен үткәрделәр. Песиләр кеше белән янәшә инде күп йөз еллар дәвамында яши. Бу хайваннар кимерүчеләрдән запасларны саклый, җылылык һәм уңайлылык атмосферасы тудыра, кайбер авыруларны дәваларга булыша һәм хуҗаларны үзләренең булуы белән сөендерә. Язның беренче көнендә алар хөрмәтенә махсус бәйрәм - мәчеләр көне оештырылган. Китапханәче балаларны песиләр турында риваятьләр, аларның кеше торагында ничек барлыкка килүе, мәчеләрнең гадәти булмаган сыйфаты һәм башка илләрдә песиләр көнен ничек бәйрәм итүләре белән таныштырды. Шулай ук балалар Мәчеләр очраша торган әкиятләр, хикәяләр һәм мультфильмнарны искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.