Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Хокуклар турында мәзәк һәм җитди»

1 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Хокук белгече» клубы эше кысаларында 10 нчы мәктәп укучылары ПДН инспекторы, полиция капитаны Гарифуллин Р. С. белән очраштылар.

«Хокуклар турында мәзәк һәм җитди»  хокукый дискуссиядә балигъ булмаганнарның җинаять һәм хокук бозулар кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы мәсьәләләр җитди яктыртылды. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгы нинди елдан башлана һәм җинаять кылган өчен нинди җәза кулланылуы аңлатылды. Радик Салаватович шулай ук мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында укучыларның үз-үзләрен тотышы, мәктәп укучыларының укытучыларга, өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә карата ихтирамлы һәм коррект мөнәсәбәте мәсьәләләрен дә кузгатты. Инспектор кайчагында аңсыздан эшләнгән ахмаклык гамәленең, хәтта кеше төзәтү юлына басса да, гомер буе эз калдыра ала, дип билгеләп үтте.Әңгәмә инспекторның һөнәри эшчәнлегеннән конкрет мисалларга һәм фактларга нигезләнгән иде. Укучылар дискуссиядә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, үзләренең проблемалары турында сөйләделәр.