Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Балаларга заманча татар язучылары»

26 февраль көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында, 2 нче урта мәктәпнең 2б сыйныф укучылары өчен «Татарстан Республикасының заманча язучылары» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чара «Балаларга заманча татар язучылары» исемле виртуаль китап күргәзмәсе белән башланып китте. Балаларны язучылар һәм аларның китаплары белән таныштырдылар: Рафис Корбан «Төн кая китә?», Борис Вайнер «Алма төшәр урын юк!», Резедә Вәлиева «Ак песи», Разил Вәлиев «Песи төш күргән», Роберт Миңнуллин «Мин мактанчык түгел». Резедә Вәлиеваның «Без үрдәкләр» шигырен укыгач, балалар сан буенча үрдәк рәсемен  җыйдылар һәм аны  буядылар. Чара «Яраткан китапка закладка» дигән мастер-класс белән тәмамланды.