Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Ак аю эзләреннән»

26 февраль көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, «Муравейник» клубы кысаларында, 2 нче урта мәктәпнең 1А сыйныф укучылары өчен «Ак аю эзләреннән» дип исемләнгән әңгәмә-уен үткәрделәр. Ел саен 27 февральдә дөньяда Халыкара поляр аю көне билгеләп үтелә. Аның төп максаты булып, поляр аюлар турында мәгълүмат тарату һәм җәмгыятьнең игътибарын аларны саклау зарурлыгына җәлеп итү тора. Китапханәче балаларга поляр мишкаларның кайда яшәүләре, аларның нәрсә белән туклануы, үзләренең көннәрен ничек үткәрүләре, ак аюларны ничек саклавы һәм ни өчен бу хайваннар Кызыл китапка кертелгән булуы турында сөйләде. Балалар ак аю очрый торган  әкиятләр, шигырьләр һәм җырларны искә төшерделәр, ә аннары аның портретын ясадылар. Шулай ук балалар «Балык тотабыз» һәм «Ак мишкага кунакка» дигән уеннар уйнадылар.