Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Рус фольклоры

26 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында үткәрелә торган «Укучылар өчен халык мәдәнияте»  Бөтенроссия акциясенә кушылды. 5 нче урта мәктәпнең 2б сыйныф укучылары өчен «В мире нет милей и краше песен и преданий наших» дип исемләнгән рус фольклоры сәгате үткәрелде. Балалар белән рус фольклорының барлык жанрлары да өйрәнелде. Алар рус йортларының нинди булуын, нинди материалдан төзелүләрен, ничек бизәлүләрен белделәр, төзелгәндә бер генә кадак та кулланылмаган. Рус халык костюмын (ирләр һәм хатын-кызлар костюмнарын) җентекләп өйрәнделәр, традицион крестьян аяк киемен – лаптяны карадылар. Халык уен коралларында уйналган рус халык көйләрен бик теләп тыңладылар: гармун, гусли һәм балалайка. Казачок, барыня һәм Каенлык биюләре белән таныштылар. Декоратив иҗат жанрында хохлома рәсемен, матрешканы һәм дымков уенчыкларын карадылар. Шулай ук балалар мәкальләр һәм әйтемнәр сөйләделәр, аларның әһәмияте турында фикер алыштылар, табышмакларга җавап бирделәр, такмаклар җырладылар, потешкалар әзерләделәр һәм аларны яттан сөйләделәр. Чара ахырында балаларга рус халык әкияте мотивы буенча «Маша һәм аю» курчак театры күрсәтелде.