«Бергә укырга күңелле»
17 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Бергә укырга күңелле» дип исемләнгән гаилә белән уку көне үтте. Акциядә китапханә укучылары катнашты. Яшь китап укучылар, шулай ук аларның әти-әниләре өчен «Гаиләне китап зирәклеге туплый» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче тарафыннан гаилә турында табышмаклар һәм викториналар әзерләнде, укучылар бик теләп катнаштылар. Шулай ук китапка закладка ясау буенча мастер-класс үткәрелде.