«Чәчәкләр дөньясында»
16 февраль көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5 нче мәктәпнең 2Б сыйныф укучылары өчен «Чәчәкләр дөньясында» дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр. Балалар А.Толстойның «Кыңгырауларым минем», М. Җәлилнең «Чәчәкләр», А. С. Пушкинның «Чәчәк» һ. б. шигырьләрен укыдылар, «Кызыл китаптан чәчәкләр» дигән презентация карадылар, «Чәчәкләр турында» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Шулай ук кул астындагы материаллардан чәчәк костюмнары да ясадылар. Чарага «Серле чәчәкләр дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.