«Батырлык гасырлар буе саклана»
9 һәм 11 февраль көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе китапханәчеләре М. Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Батырлык гасырлар буе саклана» дип исемләнгән әдәби - музыкаль композиция үткәрделәр. 2 нче урта мәктәпнең 5 һәм 6 сыйныф укучыларына китапханәче шагыйрьнең бөтен тормышы һәм фаҗигале язмышы чыдамлык үрнәге булып торуын сөйләде. Аның тормыш һәм иҗат батырлыгы-үсеп килүче буын өчен үрнәк. Балалар шагыйрьнең «Карак песи», «Маэмай», «Кызыл ромашка», «Дуска» һәм башка шигырьләрен укыдылар, Муса Җәлил шигыренә язылган «Хуш, акыллым» җырын тыңладылар. Чарада катнашучылар герой-шагыйрьнең тормыш һәм иҗаты буенча белемнәрен герой-шагыйрьгә багышланган викторина барышында күрсәттеләр. Әлеге чарага «Бар җырымны илгә багышладым» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.