«Маша һәм аю» курчак спектакле
8 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Маша һәм аю» дип исемләнгән курчак спектакле күрсәттеләр. Сюжетның үтемлелеге һәм рус халык әкиятләренең моральлеге аларны үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирү өчен алыштыргысыз итә. Яшь тамашачылар сюжет үсешен, Машаның маҗараларын зур игътибар һәм дулкынлану белән күзәттеләр. Аннан соң балалар әкият буенча әдәби викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр. Балаларга спектакль бик ошады һәм алар китапханәчеләрне көчле алкышлар белән бүләкләделәр.