Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Блокада турында укыйбыз»

29 гыйнвар көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе 2 нче урта мәктәпнең 7А һәм 8Б сыйныф укучылары белән берлектә «Блокада турында укыйбыз» дигән II Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциянең оештыручысы булып Т.А. Маврина исемендәге «Түбән Новгород дәүләт өлкә китапханәсе» тора.  Укучылар А. Чаковскийның «Блокада», В. Ардаматскийный  «Ленинград кышы», С.Алексеевның «Блокадалы икмәк», «Беренче колонна», В. Воскобойниковның «Василий Васильевич», һ.б. әсәрләр белән таныштылар, алардан Ленинград халкының батырлыгы һәм ныклыгы, Ладож күле аша коткару «тормыш юлы» төзелеше турында белделәр. Балалар зур кызыксыну белән Ленинград халкының авыр тормышын күрсәткән видеороликлар карадылар. Чара ахырында блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.