Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Блокадалы Ленинград елъязмасы»

29 гыйнвар көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Блокадалы икмәк» дип исемләнгән Бөтенроссия Хәтер акциясенә кушылдылар. Акция кысаларында 2нче урта мәктәпнең 7А һәм 8Б сыйныф укучылары өчен «Блокадалы Ленинград елъязмасы» дигән батырлык дәресе үткәрелде.

Чара барышында китапханәче Бөек халык батырлыгы, Ленинград шәһәрен саклаучыларның бердәмлеге һәм батырлыгы турында сөйләде. Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар: ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар турында, совет солдатлары Ленинградны саклау турында. Шулай ук балалар тарафыннан С.Алексеевның «Блокадалы икмәк», «Беренче колонна», В. Воскобойниковның «Василий Васильевич» хикәяләре, О. Бергольцның «Ленинград поэмасы» һәм Г. Черкашинның «Курчак» хикәясеннән өзек укылды. Балалар күргәннәреннән бик тәэсир калдылар, алар блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә чын күңелдән борчылдылар һәм бернигә карамастан, дәһшәтле блокаданы кичерә алган ленинградлылар өчен зур горурлык хисләре кичерделәр. Чара ахырында балалар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.