Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Сәламәтлек илен эзләгәндә»

28 гыйнвар көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 14 нче коррекция мәктәбе укучылары өчен «Сәламәтлек илен эзләгәндә» дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрделәр. Балалар сәламәт булу, гигиенаны ничек дөрес үтәү, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, ял итү һәм дөрес туклану өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Китапханәче белән бергә алар күңелле зарядка ясадылар. Укучылар өчен К. Чуковскийның «Мойдодыр» шигырен һәм Н.Коростылевның «50 сәламәтлек дәресе» китабыннан өзекләр укылды. Анда чыныгу, үз укуларын һәм буш вакытларын дөрес оештыра белү буенча киңәшләр бирелде. Балаларда витаминнар, кояш ванналары һәм чыныгу турында электрон презентация зур кызыксыну уятты. Балалар бик теләп сәламәт яшәү рәвеше һәм туклану турында шигырьләр укыдылар, сәламәтлек турында төгәлләнмәгән мәкальләрне дәвам иттеләр. Соңыннан китапханәче балаларга һәрвакыт яхшы кәефтә булуларын теләде,чөнки күңелле кәеф сәламәтлеккә булыша.