Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Күңелле балачак илендә»

27 гыйнвар көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 10нчы урта мәктәпнең 1А сыйныф укучылары өчен балалар шагыйрәсе Агния Львовна Бартоның тууына 115 ел тулу уңаеннан «Күңелле балачак илендә» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрделәр. Агния Львовна дөньяга матур шигырьләр бүләк итте. Шигырьләр җиңел истә кала һәм балаларга да, өлкәннәргә дә бөтен дөнья турында сөйләячәкләр. Чара барышында шагыйрәнең иҗаты буенча презентация күрсәтелде. Балалар «Угадай - ка» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, анда балалар Агния Львовна әсәрләреннән өзекләр буенча аның исемен әйттеләр. «Кораблик», «Машенька», «Дом переехал», «ярдәмче», «Помощница», «Вовка - добрая душа» һ. б. шигырьләрне искә төшерделәр. Чара ахырында Агния Барто шигырьләре күңелле һәм үз-үзеңне ничек тотарга, нинди кеше булып үсәргә, барлык тереклекне ничек сакларга, кече һәм өлкән балаларга ничек карарга кирәклеген җитди уйланырга мәҗбүр итә, дигән нәтиҗәгә килделәр.