Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Безнең хокуклар һәм бурычлар»

26 гыйнвар көнне Ю. Гагарин исеменәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре, 6 нчы мәктәптә «Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен «Безнең хокуклар һәм бурычлар»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балаларга баланың хокуклары һәм бурычлары нәрсә икәнлеге, законнарга һәм аларны үтәүгә уңай карарга кирәклеге турында сөйләделәр. Тыңлаучыларга, һәр бер баланың тире төсе, милләте яки яшәү урыны булу-булмауга карамастан, тигез хокуклары барлыгы аңлатылды. Бу хокукларның барысы да «Бала хокуклары турында»конвенциясендә язылган. Аннары «Дөрес - дөрес түгел»уены уйналды, «Хокуклар турында җырлар» конкурсы үткәрелде, Хокук һәм ребуслар дигән шифровка чиштеләр. Чара ахырында балалар үз дәүләтләренең кагыйдәләре һәм законнары буенча яшәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.