«Табигать энҗеләре»
25 гыйнвар көнне.Ю. Гагарин исеменәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, 6нчы мәктәпнең 3 «Б» сыйныф укучылары белән, Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган «Табигать энҗеләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар бик күп яңалыклар белделәр: Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көнен бәйрәм итү тарихын, Россия һәм Татарстанның аеруча саклаулы табигать территорияләре төрләрен (тыюлыклар, милли парклар, табигать һәйкәлләре һәм алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылулары). Шулай ук китапханәче балаларга Лениногорск районының «Степной» дәүләт табигый тыюлыгы турында сөйләде. Балалар Кызыл китап белән таныштылар һәм «Хайваннар эзеннән» дип исемләнгән кроссворд чиштеләр.