Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Минем ышанычлы дустым - туган телем»

20 гыйнвар көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 6 нчы урта мәктәпнең 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары өчен «Минем ышанычлы дустым - туган телем» дип исемләнгән белем сәгате үткәрделәр. Әлеге чара кеше һәм җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү, туган телгә һәм тугандаш халыкларның теленә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Укучылар  бәйрәмнең тарихы, дөнья халыклары телләре турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Чарада балалар А.Әхмәтованың «Мужество», В. Штубовның «Речь», Г. Тукайның «Туган тел», «Родной язык», З. Мансуровның «Телбизәк», Ш. Галиевнең «Тәмсез тел» шигырьләрен укыдылар. Балалар татар һәм рус телләрен белү белән бәйле иҗади биремнәр эшләделәр, мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Чарада 104 кеше катнашты.