Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Холокост. Халык фаҗигасе»

20 гыйнваркөнне Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне алдыннан, Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре  6 нчы мәктәпнең 6А сыйныф укучылары өчен «Холокост. Халык фаҗигасе» дип исемләнгән информация сәгатен уздырды. Бу чарада «Холокост» сүзенең әһәмияте, бу көн тарихы, Икенче бөтендөнья сугышында фашистларның вәхшиләрчә җинаятьләре, Холокост исеме астында тарихка кереп калган Еврей халкына каршы сугышуы турында сөйләделәр. Видеоматериаллар һәм музыкаль бизәлеш, чараны тагын да эмоциональрәк итеп кабул итү буенча ясадылар. Видеосаф китапханә хезмәткәрләре тарафыннан шигырьләр уку белән үрелеп барды. Чара ахырында катнашучылар концлагерьларда һәлак булган барлык милләтчелек корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Әлеге чара катнашучыларның берсен дә битараф калдырмады. Холокост турында хатирәләр тагын бер кат Бөек Ватан сугышында Җиңүнең безгә нинди югалтулар белән килүен  искә төшерде, без бу хакта истәлекле көннәрдә генә түгел, һәрвакыт истә тотарга тиеш. Без хәтерлибез икән- без исән…