Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Китапханәнең белешмә фонды: сүзлекләр, энциклопедияләр, белешмәлекләр»

15 гыйнвар көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче урта мәктәбенең 6Б сыйныф укучылары өчен «Китапханәнең белешмә фонды: сүзлекләр, энциклопедияләр, белешмәлекләр» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрделәр. Чара белешмә әдәбият: энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр белән танышуга, алардан файдалану күнекмәләренә өйрәтүгә багышланган иде. Слайд презентациясендә дөньядагы иң борынгы энциклопедиянең фотосурәте күрсәтелде. Балалар элек энциклопедияләр һәм сүзлекләрнең кулъязмалар булуы белән гаҗәпләнделәр. Аннан соң укучыларга В. И.Дальның «Толковый словарь живого великорусского языка»  Д. Н. Ушаков һәм С. И. Ожеговның төпле сүзлекләрен күрсәттеләр. Шулай ук балалар чит телләрне өйрәнергә ярдәм итүче ике телле сүзлекләр белән таныштылар. Чит телләр сүзлеген карадылар. Теләүчеләр үзләренең өй китапханәләрендә нинди китаплар булуы һәм аларның иң яраткан китаплары турында сөйләделәр.