Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Лениногорск – гүзәл шәһәр»

18 декабрь көнне Юрий Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе 2 нче урта мәктәпнең 2Б сыйныф укучылары белән «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында «Лениногорск – гүзәл шәһәр» исемле виртуаль сәяхәт ясадылар. Чара башында балаларга укучының мәдәни көндәлеге сайты белән  ничек эшләргә, конкурсларда катнашырга һәм үз блогыңны ничек алып барырга кирәклеге турында сөйләнелде һәм күрсәтелде. Аннан соң балаларга Лениногорск шәһәре тарихы турында сөйләделәр. Күпләр өчен элек шәһәребез Яңа Писмән авылы булган, аннары эшчеләр бистәсе һәм 1955 елда гына бистә шәһәр статусын алганлыгы ачыш булды. Балалар скверлар һәм парклар буйлап, мәдәният йорты, нефть музее, Туган якны өйрәнү музее, Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә һәм Ю. Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә сяхәттә булдылар. Шулай ук Геройлар аллеясы, нефтьчеләр аллеясы буенча да «уздылар» һәм яраткан шәһәребезнең тагын күп башка урыннарында булдылар.