«Аерым кайгыртучанлык кешеләре»
2 декабрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе 14 нче коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен Инвалидлар көненә багышланган «Аерым кайгыртучанлык кешеләре» дип исемләнгән игелек сәгате үткәрде. Чара «Елмаю» җыры белән башланып китте. Соңыннан балалар белән шәфкатьлелек турында сөйләштеләр. Балалар «Комплимент» уенында катнаштылар, «Кыш» темасына табышмаклар чиштеләр, тылсымлы сандыктан балалар яхшы сүзләр сайладылар. Чара ахырында бер-беребезгә әйтелгән изге теләкләр балаларны изге гамәлләр кылырга өндәделәр.