Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: фронт һәм тыл батырлыклары»

     19 ноябрьдә Лениногорск районыннан 233 укучы «Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: фронт һәм тыл батырлыклары» дип исемләнгән Бөтенроссия олимпиадасында катнашты.

Бөтенроссия олимпиадасын оештыручы булып Россия дәүләт балалар китапханәсе тора. Олимпиада Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының мәгълүмати ярдәме белән үткәрелә. Безнең район олимпиадасын исә  Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе оештырды.

Бу көнне район буенча 10-12 яшьлек һәм 13-16 яшьлек балалар өчен 8 мәйданчык эшләде. Мәйданчыклар 1-нче,  2-нче, 3-нче номерлы һәм Яңа Сережкино, Иске Кувак, Шөгер, Подлесная авылларының гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм 3 нче номерлы шәһәр китапханәсендә оештырылды.

Һәр катнашучы олимпиада биременең  нөсхәсен алды, ул үз эченә яшь категориясенә туры килә торган 10 сорауны алды. Олимпиада биремнәре арасында:

- тугыз тест биреме, аларның һәркайсында берничә тәкъдим ителгән җавапның бер вариантын сайлау мөмкинлеге;

- җентекле җавап таләп итүче бер бирем.

Олимпиаданың муниципаль туры нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: 10-12 яшьлекләр категориясендә - Журавлёв Сергей (Подлесная авылының төп гомуми белем бирү мәктәбе) һәм 13-16 яшьлекләр категориясендә - Есипов Максим (Иске Кувак авылының урта гомуми белем бирү мәктәбе). Аларның эшләре киләсе турда катнашу өчен Казан шәһәренең балалар китапханәсенә җибәрелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!