Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Театрлы Татарстан

20 ноябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында, 2нче мәктәпнең 2Б сыйныф укучылары өчен «Театрлы Татарстан» виртуаль круизы үткәрделәр. Чара балаларны театрлар тарихы, беренче театрлар, амфитеатрның нәрсә икәнлеге белән таныштырудан башланды. Аннан соң балалар Татарстан театрлары буенча виртуаль круизга киттеләр (Г.Камал исемендәге театр, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, В. И. Качалов исемендәге Зур драма театры, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, Казан шәһәре дәүләт курчак театры. Чаллы дәүләт татар драма театры һ. б.). Чара барышында балалар белән бергә «Бармак гимнастикасы», «Шаулы төнге урман», «Тату бармаклар» театр уеннары уйнадылар, «Кызыл калфак» театр-экспромын куйдылар. Шулай ук балалар Х.Кумысниковның «Г.Камал театры» һәм Н. Сергеевның «Казан шәһәре рәсемнәрдә» китаплары белән таныштылар.