Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Бөек Болгар һәм Зөя шәһәрләре»

28 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре,  «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында, 2 нче мәктәпнең 2Б сыйныф укучылары өчен «Бөек Болгар һәм Зөя шәһәрләре» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар, презентация ярдәмендә, борынгы Болгар һәм Зөя шәһәрләре буйлап виртуаль сәяхәткә киттеләр. Балаларга бүгенге көнгә кадәр сакланган архитектура объектлары, шулай ук күптән түгел төзелгән (Ак мәчет, Собор мәчете, Кече манара, Хан төрбәсе, Троицк чиркәве һ.б.) турында җентекләп сөйләделәр. Балалар «Болгар шәһәре гербы» картинасын җыйдылар, «Татарстан шәһәрләре» кроссвордын чиштеләр, С.Шамси, И. Измайлованың «Волжская Булгария», А. Гобәйдуллин, И. Кәримовның «Города Волжской Булгарии» китапларыннан өзекләр укыдылар. Китапханәче «Укучының мәдәни көндәлеге»н ничек тутырырга һәм КДШ  сайтында ничек эшләргә кирәклеген җентекләп сөйләде.