«Гөлназ һәм Ләйсән маҗарлары»
23 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре З.Дарзаманның «Гөлназ һәм Ләйсән маҗарлары»дип исемләнгән әдәби коллаж үткәрде. 2 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары игътибарына «Юбилеең белән язучым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү үткәрде, З.Дәрзаманның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Чара барышында балалар язучының «Әни сүзе», «Урамда », «Шуны бел син бала», «Эш беткәч», «Ләйсән яңгыр» шигырьләрен укыдылар, үзләрен язучы ролендә сынап карап, шигырьне дәвам итәргә тырыштылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында балалар З.Дарзаманның китапларыннан коллаж ясадылар.