Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

А. Гиваргизов иҗаты

20 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Артур Гиваргизовның «Про королей и вообще» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чара балаларны хәзерге заман балалар язучысының биографиясе белән таныштырудан башланды. Кычкырып уку барышында балалар авторның тормышыннан кызыклы фактлар белделәр, үз фикерләрен белдерделәр, «Щедрый Дима»,  «Мама купи», «Пора в зоопарк», «Семь минут», «А кто такой Александр Невский?», «О том, как Серёжу перестали уважать» кебек шигырьләр һәм хикәяләр укудан эмоциональ ләззәт алдылар. Чара барышында шулай ук А.Гиваргизовның «Алеша Попович һәм Тугарин Змей», «Добрыня Никитич и Змей Горыныч» әсәрләре буенча төшерелгән анимацион фильмнардан өзекләр күрсәтелде.

Безнең очрашудан соң яшь укучыларыбыз китапханәгә тагын бер тапкыр килерләр һәм Артур Гиваргизовның искиткеч хикәяләрен укырлар дип ышанабыз.