«Көзге фишка - балаларга китаплар укы»
13 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Горький исемендәге паркта «Көзге фишка - балаларга китаплар укы» акциясе үткәрделәр. Балаларны заманча балалар язучылары белән таныштырдылар, «Балалар китапларын белүчеләр» викторинасы үткәрделәр, «10 иң яхшы балалар китабы», «Балалар өчен чит ил язучылары китаплары» исемле китап исемлекләре тараттылар. Шулай ук барлык уку сөючеләрне буккроссинг көтә иде. Балалар китаплар һәм яхшы кәеф белән киттеләр.