“Көзге тылсым”
11 сентябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» иреклеләр акциясе кысаларында 2 мәктәпнең 1А сыйныф балалар өчен «Игелекле Җир» исеме астында табигый материаллардан эшләнмәләр ясау буенча “Көзге тылсым” дип аталган мастер-класс үткәрелде. Зур мавыгу белән балалар Көз кызын һәм керпеләр ясадылар. Бу эштә шишкалар, көзге яфраклар һәм чәчәкләр кулланылды.