Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Җир безнең бер генә»

11 сентябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре  «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН  #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында 8 нче урта мәктәпнең 4В һәм 4Г сыйныф укучылары өчен «Җир безнең бер генә» дигән викторина элементлары белән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында китапханәче балаларны «экология» төшенчәсе белән таныштырудан тыш, алар белән экологик проблемалар турында да сөйләште. Урман кисү, янгыннар, сулыкларның һәм һаваның пычрануы, калдыклар – кеше экология өчен тудыра торган иң зур проблемалар. Шулай ук балалар белән урманда һәм күлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, Җир – безнең уртак йортыбыз, ә йортны чисталыкта тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр. Чара ахырында балалар экологик викторина сорауларына җавап бирделәр һәм «Әгәр мин урманга килсәм» дигән уен уйнадылар.