«Бөек әкиятче Андерсен»
8 сентябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре балалар белән «Бөек әкиятче Андерсен» дип исемләнгән әдәби эскәмия үткәрү өчен шәһәр урамына чыктылар. Быел аның тууына 215 ел тулды. Балаларны язучының биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштырдылар, «Өзектән әкиятне бел», «Геройны таны», «Нәрсә эшләргә...» дигән уен-викториналар уйнадылар, «Дикие лебеди», «Гадкий утёнок», «Русалочка», «Дюймовочка», «Свинопас» әкиятләреннән яраткан геройларын ясадылар. Барлык балалар да татлы призлар алдылар.