Буккроссинг «Яраткан балалар китаплары»
7 сентябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Ленин мәйданында «Яраткан балалар китаплары» дигән буккроссинг (китап алмашу) үткәрделәр. Китап укылырга тиеш! Китапны иреккә җибәреп, син аңа тормыш бирәсең! Әти-әниләргә балалар китабы тәкъдим ителде. Балалар һәм аларның әти-әниләре китаплар, татлы призлар һәм яхшы кәеф белән киттеләр.