Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Укучының мәдәни көндәлеге»Республика мәдәни-белем бирү проектына йомгак ясалды.

2014 елдан башлап Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 1-4 сыйныф укучылары өчен «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проекты тормышка ашырыла. Балалар уку елы дәвамында ата-аналар, педагоглар белән бергә мәдәният учреждениеләренә, шәһәрнең генә түгел, республиканың истәлекле урыннарына бардылар, көндәлек битләрен рәсмиләштерделәр, тәкъдим ителгән биремнәрне үтәделәр һәм укылган китаплар, музей, театр, китапханә һәм башка мәдәният учреждениеләренә бару турында язмалар ясадылар.

Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләре әлеге проект кысаларында китапханәләрдә дә, уку йортларында да актив рәвештә чаралар уздырдылар, Казан, Алабуга, Болгар, Зөягә виртуаль экскурсияләр оештырдылар, Татарстан язучылары, рәссамнары, музыкантлары иҗаты белән таныштырдылар.

8 июньдә Лениногорск шәһәренең Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектына йомгак ясалды. 4 яшь номинациясе буенча 4 көндәлек (1, 2, 3, 4 сыйныфлар) һәм мәдәни ата-ана сайланды. Без җиңүчеләрне котлыйбыз! Гарифуллин Дамир Илдар улы -12нче лицейның 1 сыйныф укучысы.

Фасахова Аделина Рифат кызы -12 нче лицейның 2 нче сыйныф укучысы.

Коновалов Кирилл Сергеевич -2 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы.

Князькин Роман Олег улы -7 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы.

«Иң мәдәни ата-ана» номинациясендә Коновалов Кириллның әнисе-Коновалова Наталья Станиславовна билгеләп үтелде.

Безнең республика мәдәнияты һәм тарихы белән ихлас кызыксынулары өчен конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт. Алда сезне зур ачышлар, кызыклы очрашулар, яңа белемнәр көтә дип ышанабыз.