Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Бар Китап иле»

16 март көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе «Бар Китап иле» дип исемләнгән театральләштерелгән бәйрәм белән балалар китабы атналыгын ачты. Кот Леопольд 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм  белән котлады, балалар китабы атналыгы бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Карлсон балалар белән әкияти викторина үткәрде. Соңыннан геройлар балаларны Китап патшалыгында һәм зирәк дәүләттә идарә итүче Китап  королевасы белән таныштырдылар. Китап патшабикәсе балаларның таныш йөзләрен күреп бик сөенде, чөнки алар барысы да китапханә укучылары һәм аның хәзинәсеннән бик күп китаплар укыдылар. Шуннан соң китап патшасы иң күп укучы балаларны билгеләү өчен ярышлар оештырды. Алар әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар А.Барто, С. Маршак, К. Чуковский шигырьләрен укыдылар һәм яттан сөйләделәр, китапка һәм китап укуның файдасына багышланган җырлар тыңладылар. Балалар «Әкияти телеграммалар», «Кайнатма тәмен тап», «һавада самолет» музыкаль-уен программасында актив катнаштылар. Бәйрәм ахырында барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар.