Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Яшүсмерләрнең хокукый җаваплылыгы»

13 март көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче мәктәптә «Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен «Яшүсмерләрнең хокукый җаваплылыгы» дигән хокукый белемнәр сәгате үткәрделәр. Балаларга күп нәрсә үз алдыңа нинди максат куюына бәйле дип әйтелде. Балаларга хокук бозуларның төрләре һәм алар өчен җәзалар, хокукка каршы гамәлләрнең нәтиҗәләре, үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе турында сөйләделәр. Тормыш хәлләре мисалында кеше хокукларын һәм бурычларын бозу очраклары ачыкланды. Чара ахырында балаларга киңәш бирелде:  һәрвакыт истә тотарга кирәк, кылган гамәлләр өчен җавап бирергә кирәк.